Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Хәтерләрдә мәңге саклана

1 июльдә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелде

Бу көнне без ил мәнфәгатьләрен яклап, кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче егетләрне искә алабыз, аларны хөрмәтлибез. Әлеге дата Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга дәүләтләренең бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы дип билгеләнгән.

Быел Мөслимдә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне беренче тапкыр зурлап билгеләп үтелде. Тантаналы чара Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узды. Бу көнне Чечен республикасында барган хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетләр хөрмәтенә ясалган стела тантаналы төстә ачылды. Чарада Мөслим егетләре белән бергә Актаныш һәм Сарман районнары ветераннары да катнашты.

– Сугышлар һәм хәрби бәрелешләрнең һәркайсында ир-егетләр үз гомерләре бәрабәренә илебез тынычлыгын саклый, хәрби бурычларын үти. Бүген биредә басып торучы һәркайсыгыз илебезнең иминлеген саклап, халкыбызның тыныч тормышта яшәвен тәэмин итәр өчен хезмәт итте. Соңгы елларда районыбызда әфганчыларның иҗтимагый оешмасы бик нәтиҗәле эшли башлады. Алар хезмәттәшләре яшәгән йортларга истәлек такталары куя. Соңгы вакытта Чечен республикасында хезмәт иткән егетләр активлашты. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә стела урнаштырабыз дигәч, эшләп чыга алырлармы дип шикләндек. Айдар Гыйбадуллин җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә стела ясап, урнаштырып та куйдылар. Шушы эшне башкаруга үз өлешен керткән һәркемгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бергәләп эшләрбез, дигән теләктә калабыз. Илебезнең тынычлыгын саклауда куйган фидакарь хезмәтегез өчен баш иябез, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев