Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне (+фоторепортаж)

Бу дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге вакыйга уңаеннан Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг үтте. Анда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз катнашты.

– Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне һәм балаларыбызны намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик дөрес, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, – диде тантаналы митингка җыелучыларга район Мөслим муниципаль район аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов.

Тантаналы чарада бер төркем сугыш хәрәкәте ветераннарына “Чечня ветераны” медале тапшырылды.

 Лилия Шәймиева фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев