Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Халыкара бәйрәм - Җәяү йөрү көне

Бәйрәм күпләр тарафыннан онытылган ял итү, стрессны яки нерв киеренкелеген бетерү ысулы буларак, җәяү йөрүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртә

Июнь уртасында бик гадәти булмаган һәм хәзерге дөньяның тиз ритмында яшәүчеләр өчен бик актуаль булган бәйрәм - Халыкара җәяү йөрү көне билгеләп үтелә. Интернетта аны 15 яки 19 июньдә бәйрәм итү турында язылган. Икенчесе - иң таралганы.

Халыкара җәяү йөрү көне, күпләр тарафыннан онытылган ял итү, стрессны яки нерв киеренкелеген бетерү ысулы буларак, җәяү йөрүнең мөһимлеге турында тагын бер кат исебезгә төшерә.

Статистика күрсәткәнчә, даими стресс һәм депрессия - замана кешесе өчен гадәти нәрсәгә әверелде. Бу бик начар. Күп кеше тынычлану, ял итү өчен медикаментлар да куллана. Сөенечкә, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, дөрес туклану, актив хәрәктләнү, спорт белән шөгыльләнүне сайлаган кешеләр дә көннән-көн арта.

Шулардан нәтиҗәле һәм барлык кеше дә булдыра ала торганы - җәяү йөрү, табигатьтә ял итү. Барлык борчу-мәшәкатьләрне читкә куеп, башны ял иттерергә, гаилә белән бераз булса да артыграк аралашырга, саф һава суларга, кояш нурында коенырга чакыра бәйрәм тарафдарлары.

Фото - ясалма фәһем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев