Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Ватанпәрвәрләр бәйрәме

Россия көне – бәйсезлек, тынычлык, милли бердәмлек, Ватаныбыз өчен гомуми җаваплылык бәйрәме.

Россия көне — ел саен 12 июньдә Россия Федерациясендә билгеләп үтелүче мөһим дәүләт бәйрәме. 2002 елга кадәр ул «Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итү көне» дип аталды. Ул — илдәге иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 

1990нчы елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итә. Анда Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителә. Бу вакытка СССРның күпчелек республикалары суверенлыклары турында карар кабул иткән була, әлеге документ республикалар берсе артыннан берсе бәйсезлек алган шартларда кабул ителә. Илнең «Россия Федерациясе» дигән яңа исемен кабул итүе Россия дәүләтчелеген ныгытуда мөһим этап була.
12 июньдә Россия бәйсезлектән тыш Президентлы да була: бу көнне 1991 елда ил тарихында беренче тапкыр ачык халык сайлаулары уза һәм анда Борис Ельцин җиңү яулый. Әмма Россиянең яңа тарихы башлануын күрсәтүче төп дәүләт бәйрәмен булдыруның беренче омтылышлары төрлечә бәяләнә. Халык аны төрлечә кабул итә, ул чордагы сораштырулар россиялеләрнең бәйрәмнең асылын аңлап бетермәвен күрсәтә. Кайбер шәһәрләрдә бәйрәм чаралары үткәрелсә дә, күпчелек өчен 12 июнь тагын бер ял көне буларак кына кабул ителә. 

1998 елда бәйрәм уңаеннан ясаган чыгышында Борис Ельцин, 12 июньгә бәйле имеш-мимешләрне туктатырга теләп, аны Россия көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә. 
2001 елда Кремльдә Россиянең дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итү уңаеннан тантаналы кабул итү вакытында чыгыш ясаганда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: «Әлеге документтан яңа тарих — гражданнар бәйсезлегенә һәм законнар идарә итүгә нигезләнгән демократик дәүләт тарихы башланды. Аның төп мәгънәсе — гражданнарның уңышы, иркен тормышы һәм иминлеге», — диде.

Ватанпәрвәрлек илебездә — ясалма уйлап табылган, читтән мәҗбүри тагылган төшенчә түгел, ул — тамырлары белән ерак тарихка тоташучы үзенчәлекле халыкчан идеология. Бүген Россия көненең патриотик сыйфатлары арта һәм ул Россия халкының милли бердәмлеге, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылыгы символына әйләнә. Бу — закон һәм гаделлек нигезендә бәйсезлек, гражданнар тынычлыгы һәм барлык халыкларның дуслыгы бәйрәме.

Бу көнне Россиянең бөтен шәһәрләрендә дә тантаналы бәйрәм чаралары уза. Кремльдә Россия Президенты дәүләт бүләкләрен тапшыра, ә төп чаралар, әлбәттә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза һәм бәйрәм хөрмәтенә искиткеч зур салют белән тәмамлана.

Светлана Җәләева, Мөслим лицее  укытучысы.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев