Участок инспекторының эш юнәлешләре төрле
Полициянең участок уполномоченныйлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Участок инспекторы Ранис Солтанов район эчке эшләр бүлегендә 2024 елдан бирле эшли. Ранис – Мөслим егете. Мәктәпне тәмамлагач, укуын кайда дәвам итәргә дип баш ватмый ул. Кечкенәдән участок инспекторы булырга хыялланган райондашыбыз, имитиханнарын уңышлы тапшырып, РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Уфа юридик институтына укырга керә. Участок инспекторы кафедрасында биш ел белем ала ул. Производство практикасын – Мөслим районы эчке эшләр бүлегендә, уку һәм теория практикаларын Уфаның 10 санлы полиция бүлегендә үтә.
– Туганнарым район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, аларның батырлыгына сокланып үстем. Уку – бернәрсә, эш бөтенләй икенче ракурстан ачыла. Участок инспекторы төрле юнәлештә эш алып бара: үз участогыңда профилактик тикшерү үткәрү, индивидуаль тикшерү, гражданнарны кабул итү, эш буенча отчет тапшыру. Эшли башлаган чорда төрле хәлләр була, төрле контингент белән очрашырга туры килә. Һәр кеше – аерым шәхес, һәркайсына аерым якын килеп, психологиясен белеп сөйләшергә кирәк. Балигъ булмаганнар – аеруча игътибар үзәгендә. Тайгак юлга кереп китмәсеннәр өчен алар белән даими сөйләшү, аңлату эшләре алып барырга туры килә, – ди Ранис.
– Имин булмаган гаиләләрне исәпкә кую, кисәтү эшләре алып бару, административ тәртип бозуларны теркәү, территориядәге кешеләр белән танышып, яшәү шартларын өйрүнү – Ранис җаваплылыгындагы эшләрнең берничәсе генә. Бүген Ранис Солтанов карамагында Мөслимнең Кооператив урамы, “Яңарыш” һәм Аэропорт микрорайоннарындагы 35 урам һәм Катмыш авылы исәпләнә. Үз эшенә җаваплы каравы, эшне ахырынача җиткерүе, намуслы булуы белән үрнәк ул. Участок инспекторы халык белән эшли, алар белән тыгыз элемтәдә торып, мөрәҗәгатьләрне тыңларга, аларны үтәргә, ярдәм итәргә тырыша. Көндәлек тормышта туган катлаулы мәсьәләләрне чишүгә дә зур өлеш кертә Ранис. Ел башыннан Ранис Солтанов ярдәме белән алты җинаять эше ачылды, 72 административ хокук бозу теркәлде. Тырыш хезмәте өчен аңа икенче дәрәҗәдәге “За отличную службу” күкрәк билгесе тапшырылды. Коллективта шундый яшь, энергияле, тырыш хезмәткәрләр булу – үзе горурлык! – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.
Әйе, эчке эшләр органнарында эшләүчеләр арасында халыкка иң якын торганнары – участок инспекторлары. Ранис җаваплылыгындагы участокта яшәүчеләр аны йөзгә танып белә, ышана, күңелендәгесен түкми-чәчми сөйли.
– Үзең яши торган йортта, урамда тәртип саклаучы полиция хезмәткәрен һәркем белергә тиеш. Безнең линия буенча күпчелек очракта көнкүрештә тавыш-гауга чыгу, җәнҗаллар буенча эшләргә туры килә. Күп хокук бозулар һәм җинаятьләр алкоголь тәэсирендә эшләнә. Кечкенә бер хокук бозу кайвакыт спиртлы эчемлекләр аркасында көтелмәгән борылыш ала. Җинаять юлына басучылар арасында ир-атлар күпчелекне тәшкил итә. Сугышулар – алкоголь аркасында, урлашу җиңел акча юнәтү максаты белән башкарыла. Соңгы арада мошенниклар кармагына эләгүче райондашларыбыз саны арта. Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп керү белән бәйле җинаятьләр саны күп, байтак хәбәр шушы юнәлештә керә. Телефонга килгән смс-кодларны берәүгә дә хәбәр итмәгез! Бу хакта әти-әниләрегезне, якыннарыгызны да кисәтегез! – ди Ранис Солтанов.
Участок инспекторы билгеләп үткәнчә, легаль булмаган йөртүчеләр саны да арткан. Чит ил гражданнарының вакытлыча яшәү һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча документларының вакыты чыккан очраклар күп.
– Законсыз миграциягә каршы торучыларны ачыклау эшен районның паспорт-виза хезмәте белән берлектә алып барабыз. Шуны әйтәсем килә: һәр очрак уникаль. Ике күрше арасында гауга чыкканда, ике якны да тыңлыйбыз. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Участок инспекторы атнасына алты көн эшли. Безнең эш сәгате нормага салынмаган, кичке алты-җидедә өйгә кайта алсак сөенәбез. Һөнәрең күңелгә ял бирә икән, шушы – зур бәхет! – ди Ранис.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев