Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм үтте

Бүген төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

1955 нче елның 6 сентябрендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә август аеның икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне дип игълан ителә.

Кичә Төзүчеләр көне уңаеннан районыбыз төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында бәйрәм оештырылды.

Төзүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов сәламләп бәйрәм белән котлады.

"Таткоммунжилсервис" оешмасы хезмәткәрләре Камариддин Бигматов, Фирдүс Әгълиуллин, "РУСТРЕМ" оешмасыннан Николай Спиридонов, "Омегастрой" оешмасыннан Миша Пайлеванян, "Строймелиосервис"тан Дамир Вәлиев, "Агромастер" җитештерү компаниясеннән Зөлфәт Кадыйров, "Туган як-Родные края" агрофирмасыннан Радик Сәйфетдинов, "Август-Мөслим" ашлык кабул итү предприятиесеннән Инсаф Абдуллин күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне моңлы көйләр, дәртле биюләр белән ямьләде.

Торган җиребезне ямьле, төзек итүдә өлеше булган һәркемне - җитәкчеләрне, эш бирүче-оештыручыларны, кышкы салкыннарда да, җәйге эсседә дә үз эшләрен намус белән башкаручы төзүчеләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Күңелләрегез көр, сәламәтлегегез ныклы, гаиләләрегез имин булсын!

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев