Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Төзелешләр ялгышны кичерми

“Строймус” җәмгыятендә әлеге кагыйдәне истә тотып эшлиләр.

Августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне Мөслимебездә эшләүче төзелеш оешмалары да лаеклы каршы ала. Алар арасында “Строймус” җаваплылылгы чикләнгән җәмгыяте дә бар.

“Строймус”– чагыштырмача яшь оешма, ул 2017 елда төзелә. Шәхси йортларга пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Рәсим Шириев тулаем төзелеш-ремонт эшләре белән шөгыльләнү турында уйлана башлый. Эшнең асылына төшенү, хаталарсыз башкару максаты белән ул икенче югары белем ала: төзүче һөнәрен үзләштерә. 

– Башкарган хезмәтеңнең асылын аңламаган, бар нечкәлекләренә төшенмәгән килеш мондый эшкә алынып булмас иде. Төзелеш өлкәсендә бигрәк тә, – ди “Строймус” җәмгыяте генераль директоры Рәсим Шириев. – Һәр эшне сыйфатлы һәм төгәл итеп башкарырга кирәк. Төзелештә ялгышлар һәм хаталар була алмый. Бер ялгыш бик күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта оешманың йөзен саклау өчен һәрвакыт белемеңне күтәрергә, укырга, өйрәнергә, заман белән, яңалыклар белән бергә атларга кирәк.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев