Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Төзелешләр булган җирдә тормыш бар

11 августта Төзүчеләр көне билгеләп үтелә

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы хезмәткәрләре өчен бу дата аеруча кадерле. Мөслимдәге күпфатирлы һәм шәхси йортларның күпчелеге шушы оешма төзүчеләре көче белән сафка баскан. – Төзүче – элек-электән киң таралган һәм хөрмәтле һөнәр. Аның хезмәте халыкның тормышын яхшыртуда мөһим роль уйный. Дөнья икътисады тотрыксыз булган вакытларда да район үзәгендә һәм авылларда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар төзү дәвам итә. Бүген Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшчеләре үзебезнең пред-приятие территориясендә ике катлы коттедж салу белән мәшгуль. Бөтен уңайлыклары булган йортлар тиздән хуҗалы булачак, – ди Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы прорабы Нияз Имаев. Быел хуҗалыкара төзелеш оешмасы сыгылмалы кирпеч ясый башлаган. Бу төр төзелеш материалын Илгизәр Нуриев белән Рөстәм Фазлыев әзерли. Заманча һәм эстетик яктан матур төзелеш материалы оешма остаханәсендә ясала.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев