Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Таштан гүзәллек тудыра

Бүгенге көндә федераль һәм республика проектлары кысаларында районда 20гә якын объект төзелеше һәм ремонт эшләре бара.

Августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киң колач ала.

Кранчы хезмәте – кирәкле һәм җаваплы һөнәр. Җирлегебездә кранчы Сергей Тимашевны белмәгән кеше сирәктер. Биек итеп йорт салучылар, башка төзелеш объектларын күтәрүчеләрнең аңа гозере еш төшә.

Озак еллар Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында кранчы булып эшләүче Сергей Тимашевның балачагы Яңа Усы авылында үтә. Кечкенәдән биек йортларга, матур биналарга соклана егет. Үскәч үзенең дә төзелештә эшлисе килә. Мәктәптән соң укырга кая барырга дигән сорау тумый Сергейда.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул укуын Азнакайда дәвам итә: һөнәри-техник училищеда автокранчы һөнәрен үзләштерә.

Балачактагы хыялы – дөньяны биектән күзәтү теләге йөрәгендә елдан-ел ныграк яна. Балачакта биек агач башларында йөргән авыл малаен биеклек куркытамени?! Практиканы төрле шәһәрләрдә уза егет. Башнялы краннарда да эшләп карый. “Болытлар сиңа таба йөзә кебек тоела иде башта. Биеклек – минем стихия”, – ди Сергей. Укуын тәмамлау белән армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен Германиядә узып, туган авылына кайта. Җаны теләгән һөнәр буенча эш табылмагач, ул вакыттагы XXII партcъезд исемендәге колхозда шофер булып эшли башлый.

– Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына мин 1997 елда килдем. Салкын кышның 13 гыйнвар көне иде ул. Бүген мин “Ивановец” маркалы автокранны иярлим. 20 тонналы техника якын дустым кебек. Хәзер заманча краннарда эшлибез, куркынычсызлык чаралары даими контрольдә, – ди Сергей.

– Төзүчеләр тырышлыгы белән җирлегебез яңа йорт һәм биналарга, парк-скверларга һәм башка төр халыкка кирәк объектларга байый. Алар башкарган эш барыбызның да күз алдында. Районыбызның яшәрүендә Сергей абыйның да тырыш хезмәте бар. Хезмәтенә күңел җылысын биреп, өч дистә елга якын кранчы булып эшли. Зур төгәллек һәм осталык таләп итүче бу һөнәрне юкка гына сайламаган Сергей Михайлович. Һөнәрен чын күңелдән ярата, төгәл һәм сабыр кеше. Башлаган эшен төгәлләмичә эш урыныннан китми. Аның эш вакыты сәгатьләр белән исәпләнми. Кирәк булганда соңга да кала, ял көннәрендә дә килә. Машинасын да һәрвакыт төзек тота, – ди Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы прорабы Нияз Имаев.

Тормыш иптәше белән Сергей мәктәп елларында ук – 7 сыйныфны тәмамлагач таныша. Нарат Асты авылындагы “Урман иле” лагерена Әндереш авылыннан килгән Нуранияга бер күрүдә гашыйк була үсмер егет. Армия хезмәтеннән кайткач, яшьләр гаилә кора, ике бала үстерә. Бүген инде Тимашевлар оныклар сөя.

– Кранда эшләүче кешеләрне мин гүзәл күренешләр шаһите дип уйлыйм. Кояш чыкканын, баеганын күзәткәнен гел яратып сөйли Сергей. Кайвакыт һава торышының ничек үзгәргәнен дә сорыйм үзеннән. Болытның кайсы якка китүен, яңгыр яву мөмкинлеген дә әйтә. Сайлаган һөнәре күңеленә яткач, өйдән эшкә сөенеп чыгып китә, – ди Нурания апа.

Намуслы хезмәте өчен Сергей Тимашев район башлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

– Эшне булсын дип эшләргә яратам. Без төзегән йортлар ныклы, матур. Таштан гүзәллек туганын күзәтү – искиткеч күренеш, – ди Сергей Тимашев.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев