Тәрбияче, киңәшче, остаз
27 сентябрьдә Россиядә Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.
Әлеге көнне аерым игътибар белән билгеләп үтүнең төп максаты – җәмгыять тарафыннан балалар бакчасына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның балачагына күбрәк игътибар бирергә ярдәм итү дип билгеләнә. Чөнки балалар бакчасы кеше үсешендә беренче баскыч, аның нигезе булып тора. Нәкъ менә балалар бакчасында бала шәхес буларак формалаша башлый, тирә-юньне танырга, аның серләрен белергә өйрәнәләр. Ватан, туган җир, гаиләне ярату буенча беренче хисләр дә нәкъ менә шушы баскычта салына.
Мөслим авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Силүзә Фәхразиева да: “Балалар – безнең киләчәгебез. Ә аларга дөрес тәрбия бирү – бәхетле киләчәк”, – дигән фикерне ассызыклый. Ә бит хак сүзләр! Чөнки балалар – безнең көзгебез. Без аларга нинди үрнәк күрсәтеп, нинди тәрбия бирсәк, алар да киләчәктә шуларны кабатлаячак. Шуңа күрә дә Силүзә ханым баланы сабый чактан ук тәрбияли башларга кирәк дигән фикердә: “Бала чакта формалашкан күзаллау һәм гадәтләр системасы нык була һәм гомер буе кешене озата бара” – ди ул.
Силүзә Котдус кызы Фәхразиева Актаныш районының Түке авылы кызы.
– Авылыбыздагы урта мәктәпне тәмамлагач та, бер дә икеләнмичә, Яр Чаллы шәһәрендәге педагогия училищесына юл тоттым мин. Тәрбияче булырга балачактан ук хыялландым дип әйтә алмыйм, әмма мәктәпне тәмамлар алдыннан мин ныклы карарга – тәрбияче һөнәрен алу карарына килдем. Училищены тәмамлагач, әлбәттә, югары белем дә алдым, анысында да балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәре буенча укыдым. Укуымны тәмамлагач, авылыбызга эшкә кайттым, анда өч ел балалар бакчасы мөдире булып эшләдем, – дип, яшь вакытларын искә алды Силүзә ханым.
Мөслим якларына исә аны гомерлек яры – тормыш иптәше Айрат алып кайта. Бирегә килү белән ул “Ләйсән” балалар бакчасына эшкә урнаша. Әлеге бакча ябылып торган вакытта “Кояшкай” бакчасында эшләп алса да, ул, “Ләйсән” яңадан эшли башлагач, Мөслимдә хезмәт юлын башлап җибәргән якын бакчасына эшкә килә.
– Быел балалар бакчасында хезмәт куя башлавыма 39 ел тулып китте. Бер карасаң, бик күп гомер кебек, икенче карасаң, ул еллар бик тиз генә узып киткәннәр икән, дип уйлап куям кайчакта. Үземнең сайланган һөнәремне бик яратып башкардым. Әлбәттә, балаларны бик яратам, чөнки аларны яратмасаң, тәрбияче хезмәтендә озак еллар эшләп булмый. Эшләү дәверемдә чыгарган төркемнәремнең саны 7-8 дән арткандыр инде. Бүген инде ул алар үзләре әти-әни булып, балаларын бирегә китерәләр. Бик күпләре: “Апа, сез бит безнең апа да, әни дә булдыгыз, шуңа сезгә генә ышанып китерәм улымны яки кызымны”, – дип, үзләренең рәхмәт сүзләрен дә җиткереп китәләр. Шуңа күрә дә бүгенге балаларны оныкларым кебек кабул итәм, – ди, тыйнак кына елмаеп, Силүзә ханым.
Бүген безнең күпләребез: “Хәзер балалар үзгәрде, бүгенге буын балалар бөтенләй икенче төрле”, – дияргә яратабыз. Әмма һәр көнен балалар арасында, алар белән эшләүгә багышлаган Силүзә Фәхразиева бер дә андый фикердә түгел:
– Балалар – алар кайсы гына чорда да балалар инде. Аңа бары тик дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Төрле алымнар һәм төрле адымнар белән һәр балага аерым игътибар итеп эшләсәң, әлбәттә, нәтиҗәләре дә булачак. Бу очракта шуны истә тотарга кирәк: һәр бала да бертөрле түгел бит. Бер гаиләдә үскән балаларның да холыклары төрле була. Ә биредәге бер төркемгә ике дистәдән артык төрле холыклы бала җыела. Кайбер балага тизрәк эшләргә өйрәнергә кирәк булса, кайбер балага әкрен генә үз көенә эшләү ошый. Кайбер бала әкиятләрне бик яратса, кайбер бала, киресенчә, хәрәкәтле уеннарны һәм алымнарны яратып уйный. Ни өчен уен дим, чөнки балалар бакчасында без күпвакыт төрле уеннар һәм әкиятләр аша балага якын килергә тырышабыз. Шуңа күрә дә һәр төркем җыелу белән без балаларның үз-үзләрен тотышларыннан, аларның бакчага ничек ияләшүеннән чыгып алга таба эшләү алымнарын билгелибез. Бала мәктәпкә чыгып киткәнче шушы нигездә, әлбәттә, аларның яшьләре үскән саен аларны төрләндереп һәм катлауландыра барып, балаларны мәктәпкә керергә әзерлибез, – диде.
М.Горький баланы “Кечкенә кеше” дип атаган. Балалар бакчасы тәрбиячеләре дә нәкъ менә шушы кечкенә кешеләрдән инде шәхес буларак формалашкан, әйләнә-тирәне аңлый белүче, күңеленә мәрхәмәтлелек, дуслык, кешелеклелек орлыклары салынган малайлар һәм кызлар итеп мәктәп юлына озата.
– Без, тәрбиячеләр, саф күңелле, гөнаһсыз, тирә-юньнән бары яхшылык кына күрергә теләүче сабыйлар белән эшлибез. Шуңа күрә дә, балалар белән эшләгәндә, аларны тәрбияләгәндә, алтын урталыкны табу зарур. Һәр балага аерым караш, аерым фикер, аңа гына аталган сүз, аның гына күңеленә илтә торган юллар бар. Без, нәкъ менә шул юлларны табырга тырышып, балалар белән көн дәвамында шөгыльләнәбез. Бакчабызга нәни генә сабый булып килгән бала, күп тә үтми, мәктәпкә юл ала. Аларны бакчадан чыгарып җибәргәндәге күңелле дә, ямансу да мизгелләрне аңлатып бетереп булмый. Бер яктан, шушы сабыйның инде үз карашы, үз холкы булган малай яки кыз булып үсүенә горурлансаң, икенче яктан, шушы балалар төркеме белән үткәргән күңелле дә, кызык та мизгелләр искә төшеп ямансулыйсың, – ди әле бүген дә һәр төркем баласын күңелендә саклап йөртүче олуг тәрбияче Силүзә Фәхразиева.
Баланы бүгенге замана кешесе итеп тәрбияләүдә, әлбәттә, әти-әниләрнең дә бердәмлеге кирәк дип саный Силүзә ханым.
– Бала бакчага килгәч, әгәр дә тәрбияче берүзе генә калса, аңа бик кыен булачак. Чөнки бала бит иң элек гаиләдән, әти һәм әни яныннан бакчага килә. Шуңа күрә дә, тәрбияче әти-әни һәм бала бергә булсалар, баланы төркемгә кертеп җибәрү дә, алты ел дәвамында белем күнекмәләре һәм тәрбия бирү дә җиңел булачак. Тәрбияче һөнәрен сайлаучы яшь дусларыбызга да нәкъ шушы фикерне җиткерәм. Баланы төрле яктан ачар, аны үстерер өчен, һичшиксез, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Тәрбияче киңәшче дә, остаз да, психолог та була ала. Әлбәттә, моның өчен үз һөнәреңне яратырга, шушы һөнәрең белән горурлана белергә кирәк, – ди ул.
Һәр иртәдә Силүзә Котдус кызы Фәхразиева үз хезмәтенә ашыга. Көннең яңгырлы, салкын җилле, ачы буранлы булуы да куркытмый аны. Чөнки аны сагынып көтеп торучы, “Апа, мин килдем”, – дип, нәни куллары белән кочаклап алучы яшь дуслары көтә. Бүген дә алар бергәләп яңа хыяллар иленә, могҗизалы белем юлына сәфәр чыгачаклар. Нәкъ менә шушы сәфәрләр һәм шушы юллар аларны яңа җиңүләргә, матур хезмәт нәтиҗәләренә илтә дә инде!
Фото – С. Фәхразиеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев