Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Календарьда - дата

Тантаналы митинг узды

Һәлак булучылар истәлегенә автомат залплары яңгырап, әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 36 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр ел саен 15 февраль көнне хәрби бурычын үтәгәндә Әфган җирендә ятып калган солдатларны искә алабыз. 

Шул уңайдан Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында әфганчылар катнашында тантаналы митинг узды. Район башлыгы Альберт Хузин җылы теләкләрен җиткереп, бертөркем райондашыбызга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов хәрби бүләкләр тапшырды, Әфган сугышында катнашучыларның район иҗтимагый бүлеге җитәкчесе Данил Госманов ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Һәлак булучылар истәлегенә автомат залплары яңгырап, әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң, делегация интернациональ хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең туган авылларына юл тотты.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев