Суд актлары үзгәрешсез үтәлсен!
1 ноябрьдә суд приставлары хезмәте оешуга 160 ел тула
Тарихка күз салсак, суд приставы вазыйфасы Россиядә борынгыдан ук гамәлдә. Приставлар җавап бирүчене, шаһитларны судка чакыртканнар, суд карары буенча төрле җәзалар башкарганнар. XVIII гасырда пристав вазыйфасы бетерелә һәм суд эшчәнлегенең башкарма өлеше полиция карамагына күчә. Әмма суд хезмәтен полициягә йөкләү үзен акламый. Гариза бирүчеләрне, шаһитларны яки җавап бирүчеләрне судка вакытында чакырмау аркасында суд тикшерүләре берничә дистә елга сузыла. Полиция хезмәткәрләре судка чакырылган барлык затларның да килүен тәэмин итү белән кызыксынмый, суд карарларын үтәү дә еллар буена сузыла. 1865нче елның 1 ноябрендә император Александр II суд уставларын гамәлгә кертү турындагы нигезләмәгә кул куя. Бу көн Россиядә суд приставлары институты оешу көне дип санала.
Мөслим районының суд приставлары бүлеге 2004нче елның 23 декабрендә теркәлгән.
– 1977 елда суд башкаручылары суд штатында торган һәм үз эшчәнлекләре буенча судка буйсынган. 1997 елда хезмәт реформасы башланып, башкарма производство системасы кардиналь рәвештә үзгәрә, мөстәкыйль суд приставлары институты оештырыла. Яңа система торгызылганда, рай-он приставы Сәкинә Сафина була. Башта эш урыны үзгәрә. Суд приставлары мөстәкыйль институт булу сәбәпле, аларны “Сельхозтехника” бинасына күчерәләр. Сәкинә апа үзе генә дә 500дән артык башкарма производство эшен карый. Оешманың техникасы булмый. Эшне район буенча җәяү йөреп башкаралар, җае туры килгәндә, узгынчы машиналар утырткан. Бүген, шөкер, бөтен мөмкинлекләр, шартлар бар. Яңа, якты, заманча бинада эшлибез, – ди район суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мадярова.
Гүзәл Мадярова кул астында суд приставы-башкаручылар Кадрия Мөхәмәтдинова, Гөлшат Хәсәнова, судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставлары Илшат Шәймарданов, Ләйсән Сираева, Гүзәл Гәрәева, Алия Фазлыева, Данияр Хәлиуллин, Динар Газымов, эш башкаручы һәм депозитчы Гөлнара Минһаҗева хезмәт куя.
Быел районның суд приставлары хезмәтенә 4386 эш кергән, шуларның 3559ы үтәлгән. Бүгенге көндә әлеге хезмәттә түләнмәгән алиментлар буенча 50 производсто бар, 9 эш – җинаять штрафлары буенча. Производствода булган эшләрнең күпчелеге түләнмәгән кредит, займнар өчен бурычлар белән бәйле. 28 кеше суд карары нигезендә мәҗбүри эшкә тартылган. Алиментын түләмәгән 8 кешегә Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән һәм бер җинаять эше ачылган. Бурычларын түләмәгән бер райондашыбызның йортына арест салынып, әлеге йорт башка физик затның милкенә әверелгән.
Бүген суд приставлары хезмәте Пушкин урамында элеккеге редакция бинасында үз эшчәнлеген алып бара. Бинаның беренче катында – мировой суд, икенче катта суд приставлары хезмәт куя. Төрле дәрәҗәдәге суд инстанцияләре: район, җәмәгать судлары чыгарган карарларның үтәлешен тикшерүдән тыш, суд приставлары гражданнар, юридик затлар белән дә эшлиләр, ипотека кредитлары һәм ЮХИДИ штрафлары буенча бурычларны түләтү белән дә шөгыльләнәләр.
Әҗәт түләү – намус эше, диләр. Суд приставлары федераль хезмәте – суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт органы. Түземлелек, намуслылык, кешелеклелек таләп итүче хезмәт ияләренең эше бүген аеруча актуаль. Суд приставларыннан халык, нигәдер, шүрли. Сер түгел, әҗәтсез кеше бүген бик сирәк. Бу оешма транспортка салынган штрафларны гына түгел, алиментларны эзләтеп алуны, суд карарлары буенча билгеләнгән административ җәзаларны үтәтүне дә контрольдә тота.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев