Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Салкын акыл һәм сабырлык белән

5 октябрьдә Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Детектив фильмнарның күпчелегендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренең тынгысыз һәм җаваплы хезмәте күрсәтелә. Район эчке эшләр бүлегенең әлеге бүлекчәсе ничек эшли? Бүлекчә эшчәнлеге турында эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев белән сөйләштек.

– Булат Зөфәрович, җинаятьчеләрне эзләү хезмәте нәрсә белән шөгыльләнә?

– Без тормышның үзәгендә кайныйбыз. Көчләүчеләр һәм үтерүчеләр, мошенниклар белән эшләүче оперативниклар һөнәрләрен тел-теш тидермәслек итеп башкара. Эшне ачыклар өчен шикләнелгән объектны төн йокламый күзәтәбез, ялганны исбатлыйбыз, җинаятьчеләрне тоткарлыйбыз.

– Җирлегебездә теркәлгән җинаять эшләренә дә тукталыйк әле.

– Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге быел 55 җинаять эшен ачты. Шуларның 22се – телефон аша эш йөртүче мошенниклар, берсе – көчләү, өчесе – балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү. Узган ел ачылмыйча калган сигез җинаять белән дә кулларны чиштек. 

Лилия Шәймиева

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев