Россиядә Медицина хезмәткәрләре көне
Бүген районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә уңай үзгәрешләр бара.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һөнәр ияләре. Райондашларыбыз, үзәк хастаханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында күптөрле авырулардан дәва алып, профилактика үтеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авыруларның савыгып аякка басуы, райондашларыбызның яхшы кәефе, җитештерүчән эшләве, гомер озынлыгы ак халатлы шәфкать ияләренең үз һөнәрләрен күңел биреп, намус белән башкаруына турыдан-туры бәйләнгән.
Бүген районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә уңай үзгәрешләр бара. Үзәк район хастахәнәсендә һәм поликлиникада, авылларда халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Ләкин сәламәтлек саклауның төп куәте - югары квалификацияле табибларда һәм шәфкать туташларында.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезгә һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Киләчәктә дә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә халыкны борчыган проблемалар уңышлы хәл ителер, дип ышанабыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телибез.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев