Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Россиядә Китапханәләр көне

Бүген Россиядә Китапханәләр көне билгеләп үтелә.

Районыбызның бай китап фонды булган үзәк китапханәнең тарихы 1930 елдан башлана. Шушы вакыт эчендә китапханәчеләрнең ничәмә-ничә буыны алмашынган, китапханәләр аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган. Күпме китап укучы үзенә рухи азык, белем алган, күпме кешеләрнең тормышында китап зур ярдәмче булган, тормыш юлында адашканнар китаплардан яшәргә көч тапкан. Хәзер китапханәгә яңа укучылар, яңа буын килде, китапханәләр дә элеккесеннән күпкә аерыла. Бүген китапханә китап алу, газета-журналлар белән танышу урыны гына түгел. Ул - яшьләрнең, өлкән буын вәкилләренең очрашу, аралашу урыны да. 

 

Районда бүгенге көндә 33 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Районыбыз китапханәләре фондында 328 меңнән артык китап исәпләнә. Шуларның 58 меңе - үзәк китапханәдә. Уку залларында 40тан артык исемдәге газета-журнал белән танышырга мөмкин. 

 

Ел дәвамында китапханәчеләр халык, мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары белән үрелеп баручы түгәрәкләр оештырыла. Күренекле даталар, язучы, шагыйрьләрнең истәлекле көннәргә багышлап, массакүләм чаралар үткәрелә. 

 

Район үзәк китапханәсе халыкка модель китапханә буларак хезмәт күрсәтә. Ул әлеге яңалыкка таянып җиһазландырылган, компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган, рәхәтләнеп ял итү, табын артында фикерләшү мөмкинлеге тудырылган. Укучыларга өй эшләрен эшләргә, кирәкле мәгълүматны китаплардан яисә интернеттан табу да уңайлы.

 

"Интернет тормышыбызның күп өлешен алса да, китап укучыларыбыз кимеми. Яңа чыккан китапларны көтеп алып, төрле чаралар аша аларны халыкка җиткерергә тырышабыз. Китапханәгә укучыларны күбрәк тарту, әдәбиятка кызыксыну уяту максатында яңа ысуллар кулланабыз. Авыл китапханәләре, җирлекләрдәге мәдәният йортлары, мәктәпләр белән бергәләп, бик күп мәдәни чаралар үткәрәләр. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарлар уздырыла. Хезмәткәрләр төрле бәйгеләрдә, проектлар төзүдә актив катнаша", - ди үзәк китапханә директоры Айсылу Мадьярова.

Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Бүген дә китап сөючеләр аз түгел. Заманча технологияләр белән бер адымда атлап баручы китапханәчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, яңа эшләргә, матур идеяләргә көч, халыкның рухи үсешен тәэмин итүдә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев