Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Россия Конституциясе көне уңаеннан

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре бер төркем өлкәннәр белән Россия Конституциясе көне уңаеннан очрашу оештырдылар.

12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәр өчен «Закон дөньясына керү» дигән хокукый сәгать үткәрде. Хезмәткәрләр очрашуга килгәннәргә Конституциянең  илнең гражданы өчен беренче чиратта белергә тиешле закон булуын, чөнки законнарны белү һәм грамоталы булу цивилизацияле тормыш нормасы булуын сөйләделәр. Конституциянең кайбер статьяларына тукталдылар.  «Конституция тарихы» дип аталган презентация күрсәтелде. Әңгәмә вакытында Россия гимнын искә төшереп җырларга тәкъдим ителде. Өлкәннәр «Әкият ялган булса да, анда искәрмә бар" викторинасында катнаштылар, "Конституцион терминнар" бәйгесендә дә белемнәрен сынадылар. Чара ахырында мәгълүмат буклетлары таратылды. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, һәркем үз дәүләтенең  төп законы турында белергә, үзенең бурычларын һәм хокукларын  Конституция законнары нигезендә белергә һәм үтәргә тиеш. Шуңа күрә бу тема актуаль булудан туктамый.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев