Россия флагы көне
Тантаналы чарады 14 яше тулган райондашларыбызга РФ гражданины паспортлары тапшырылды.
22 август - Россия флагы көне. Бу көнне мөслимлеләр дә зурлап билгеләп үтте.
Мөслим йөрәге скверында район башлыгы Альберт Хуҗин Россия флагы көненә багышланган чараларның әһәмиятен билгеләп узды һәм җылы теләкләрен җиткерде.
- Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Россия флагы ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята, - диде район башлыгы.
"Алдынгылар хәрәкәте" активистлары флешмоб оештырды. Чарага килүчеләр дә бердәм флешмобга кушылды.
Тантаналы чарады 14 яше тулган райондашларыбызга РФ гражданины паспортлары тапшырылды.
Лилия Шәймиева фотолары.
Нет комментариев