Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Ризык әзерләү – сәләт ул

Ләйсән Сергеева – “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән пешекче

Сабыйлар Ләйсән пешергән ризыкны аеруча яратып ашый. “Ләйсән сменасында әзерләнгән ризыклар өйдәге кебек, күңел җылысын салып пешерелгән була”, – ди бакча тәрбиячеләре. Ләйсән бакчада алтынчы елын тырышып, намуслы хезмәт куя.

– Кечкенәдән ашарга пешерергә яратам. Эштә алҗып, ризык исенә туеп кайтылса да, гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйларга яратам. Ашарга пешерүгә хирыслык әнидән киләдер. Ул вакытта интернетлар юк бит, үзлегебездән ашарга пешерергә өйрәндек. Әниебезнең эше соңга кала торган иде. Әтиебез үлгәндә, мин беренче сыйныфта укый идем, ә төпчек сеңлемә ике генә яшь иде. Безгә тиз олыгаерга, аш-су бүлмәсен үз итәргә, ашарга пешерергә өйрәнергә туры килде, – ди Ләйсән.

Ләйсәннең мәктәптә укыганда бер генә теләге була: оста пешекче булу. Кирәкле документларны туплап, укуын Бөгелмә училищесының пешекче-кондитер төркемендә дәвам итә. Биредә өч ел белем алып кына калмый, тәҗрибә дә туплый, аш-су серләренә дә өйрәнә. “Остазларымның һәр сүзен йотып кына утыра идем”, – ди Ләйсән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев