Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Онытырга хакыбыз юк!

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде

Мөслимлеләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга җыелды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов сәламләде.

– 1941нче елның 22 июнендә фашист илбасарлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә коточкыч сугыш башлана. Дошманның әзерлеге ничек кенә көчле булмасын, аңа нинди генә илләр кушылмасын, илебез, сугышта җиңеп, нацизмны юк итә! Кулына мылтык тота алган бөтен ир-атлар сугышка киткәч, авыл хуҗалыгы, сәнәгать – барысы да хатын-кызлар кулына кала. Аларның һәрберсе дүртәр-бишәр бала үстергән. Үсә төшкәч, балалар да әниләре белән бергә чәчү чәчкән, станок артына басып, заводта эшләгән. Ашарга ризыгы, кияргә киеме булмаса да, тынычлап туйганчы йоклый алмасалар да, әби-бабаларыбыз башларын имәгән, сынмаган. “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” – дип хезмәт куйганнар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк! – диде район башлыгы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев