Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Нәүрүз мөбарәк булсын

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  
2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.  
Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала, ул борынгы фарсыларда барлыкка килгән.
Нәүрүз мөселманнарның яңа елыннан аерыла. Мөселманнар ай календаре буенча яши. Кояш календаре буенча бер елда 365 (366) көн. Айныкында – 354 (355).  
Борынгыда Нәүрүз килгәнне астрологлар билгеләгән. Хәзер астрономнар санап чыгара. Кояш күк экваторы аша көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга чыгуга Нәүрүз башлана.   
Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азиянең җир эшкәртүче халыкларында барлыкка килгән әлеге бәйрәм, гарәп яуларын да кичеп, сакланып калган. Ислам динендәге күп кенә халыклар өчен ул барыбер бәйрәм, аларның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып калган.  
Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме, 21 март ял көне итеп игълан ителгән.  
Бәйрәмгә ике атна вакыт кала, савытларга бодай белән ясмык салганнар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5-7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны символлаштырган. Бәйрәмгә таба тагын бер тапкыр бөртеклеләр үстереп, бәйрәм табынында ашаганнар.  
Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Кара эчле кешеләргә андый рухлар килми дип ышанганнар.  
Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр. Исламга кадәрге чорда Нәүрүз алдыннан бер атна вакыт әрвахларга багышланган. Бу атнада аларны искә төшергәннәр, аларның рухларыннан киләсе елга ярдәм сораганнар.  
Шулай ук чистарыну йолаларын башкарганнар. Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр сикерергә кирәк булган. Яки берәр тапкыр җиде учак аша. Узган елгы гөнаһлардан арыну өчен шулай ук Нәүрүз алды кичендә агымсу аша сикергәннәр.  
Бәйрәм кичкә таба башлана. Гаилә яңа киемнәр киенеп, өстәл артына җыела. Өстәлгә яңа савыт-саба, җиде төрле ризык куела. Табын “хафт-син” дип атала. Ризыклардан алма, зәйтүн, үстерелгән бодай, аш серкәсе, сарымсак һәм башка орлыклар куела.  
Җиде ризык Кояшка бүләк булып санала. Кояш бүләкләрне алып, мул уңыш бирер, дип өметләнәләр.  
Пылау әзерлиләр. Үзәк Азиядә бер бәйрәм дә пылаусыз узмый.  
Кунаклар килсә, аларга аз гына төртке чыгарган бодай биргәннәр. Аны һәртөрле яңаруга кушылу дип кабул иткәннәр.  
Бу көнне балалар, өй саен кереп, җырлап йөриләр. Аларга тәмле әйберләр бирәләр. Урамда такмакчылар, чичәннәр җырлый, кәмитчеләр кәмит күрсәтә. Кичкә кадәр бәйрәм дәвам итә, икенче көнне бәйрәм һәркемнең өендә бара.  
Борынгы заманнарда Нәүрүз 13 көн бәйрәм ителгән. Тантаналар ахырында кешеләр кырга чыгып, Яңа ел каршылаганнар. Кырга чыккан һәркемгә ел буена бәхет һәм иминлек юлдаш булыр дип уйлаганнар.  
Бу традиция Иранда сакланган. Анда әле дә 13 көн бәйрәм итәләр.  

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/goref-gadet/bgen-nrz-byrme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев