Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
Календарьда - дата

Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Бүген илебез халык Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә ала. Әлеге фаҗигале вакыйгага бел 85 ел тулды. Бу дата миллионлаган кеше язмышын үзгәрткән, ә Җиңү халкыбызга зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә килгәнен тагын бер кат хәтерләтә.

Мөслим халкы да бөтен Россия белән бергә 12:15 сәгатьтә Бөтенроссия тынлык минутына кушылды. Районда яшәүчеләр Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәт белән искә алып, аларның якты истәлеге алдында баш иде.

Үткәнне онытмыйча, батырларыбызның тиңдәшсез батырлыгын күңелләрдә саклау – безнең уртак бурычыбыз. Аларның исеме һәм батырлыгы буыннан-буынга күчеп, мәңге яшәячәк.

Римма Афзалова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев