«Мөслим-информ» хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бүген Россиядә Радио көнен билгеләп үтәләр. «Мөслим-информ» хезмәткәрләре «Мөслим» радиосын 93.4 FM ешлыгында трансляцияләү өчен көч куя
Радио көненең барлыкка килү тарихына күз салсак, нәкъ менә шушы көнне беренче радио уйлап табылган да инде. 1895 елны рус физигы Александр Попов беренче радиоалгычны презентацияләгән.
Радио белән бәйле даталар моның белән генә төгәлләнми. 18 апрельдә - Бөтендөнья радиотыңлаучылар көне, 13 февральдә - бөтендөнья радио көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан радио һәм, гомумән, мәгълүмат чаралары тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Мөслим радиосына иҗади уңышлар, хезмәткәрләренә әле тагын бик күп еллар мөслимлеләрне матур тавышлары, кызыклы чыгышлары белән сөендереп торуларын телибез.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев