Матбугат көне котлы булсын!
19 май – Татарстан журналистларының, полиграфистларның, нәшрият хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
“Мөслим-информ” берничә мәгълүмат чарасын үзенә туплаган: “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы, Мөслим телевидениесе, “Мөслим” радиосы, сайт һәм социаль челтәрләр. Һәркайсы аша мәгълүмат җиткерәбез, район күләмендәге вакыйгалар белән таныштырабыз. Мәгълүмат туплап халыкка җиткерүдән тыш журналистлар халыкны мәдәни агарту юнәлешендә дә эш алып бара, тәрбияли, әдәп-әхлакка өйрәтә, рухи байлык өләшә.
Кадерле хезмәттәшләр! Хөрмәтле ветераннар! Барыгызны да Татарстан матбугаты көне белән ихластан котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бетмәс энергия һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, каләмегез үткенлеген югалтмасын!
Хөрмәт белән,
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим-информ” җитәкчесе Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев