Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Кызыл галстукларны сагынып

Пионерлар – билгесезлеккә юл салучы­лар, курку белмәүчеләр, ал­дан баручылар.

Пионер туган көн. Күпме хатирәләр, күпме шәхесләр күз алдыннан үтә. Мин үзем дә кайчан­дыр пионер идем бит, ә аннан комсомол бул­дым. Яшьтәшләрем белән быргы кычкыртып, ба­рабан кагып, сборлар­га җыйналуларны, агач утыртуларны, фермалар­га, өлкәннәргә шефлык итүләрне, игенчеләргә концерт куюларны, ме­талл ватыклары һәм маку­латура жыюларны әле дә хәтерлим мин. Чыннан да, без бик кызыклы, эшлекле чорда яшәдек.

“Пионер” – француз сүзе, “беренче” дигәнне белдерә. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан, шунда төпләнеп калган кешеләрне “пионер” дип атаганнар. Пионерлар – билгесезлеккә юл салучы­лар, курку белмәүчеләр, ал­дан баручылар.

1922нче елның 12 февралендә Мәскәүдә Кызыл Преснядагы типографиянең бер цехына 50ләп бала җыела. Балалар уйный, җырлый, барабан тавышла­ры астында Мәскәү урамна­ры буйлап горур атлап үтә. Бу иң беренче отрядларның берсе була. 1922нче елның 19 маенда комсомолның II Бөтенроссия конференци­ясе мәскәүлеләр үрнәгендә һәркайда пионер отрядла­ры оештыру турында карар бирә. Бу көн пионер оешма­сы туган көн булып санала.

Тарихтан ишетеп белүебезчә, 1922 елда Та­тарстанда ачлык була. Бу елларда ятим, караучысыз калган балаларның артуы иң зур проблемаларның берсе булган. Шунлыктан, 1923нче елның июнендә Татарстанда комсомоллар Иосиф Малкин һәм Шәһид Шаммазов бала­лар китапханәсендә берен­че пионер отрядларын оеш­тыра. Беренче отрядта – биш звено, анда 49 пионер була. Бу вакытта “галстук” дигән сүз бөтенләй кулланылмый, кибетләрдә дә галстуклар булмый. Ул вакытта галсту­кларны сатып алырга акча да булмаган. Беренче пио­нер отрядын оештыручы Ио­сиф Малкин бу еллар турын­да менә нинди истәлекләр язган: “Пионерларга тагар­га галстуклар юк иде. Әмма без лозунглар язылган иске кызыл материалны үтүкләп, галстук итеп тактык. Берен­че тантаналы линейка ур­ман аланында булды. Пи­онерлар анда тантаналы вәгъдә бирде, ә вожатыйлар аларның һәркайсына галсту­клар бәйләде. Линейкадан соң отрядлар, нык басып, ре­волюцион җырлар җырлап, шәһәргә юнәлде.”

Районнарда, авылларда пионер эше киң җәелә. Су­гыштан соңгы еллар кол­хозларга ярдәм итү еллары булып тора. Мәктәбебезнең ветеран укытучысы Ве­нера Сөнгатуллина истәлекләреннән түбәндәге мәгълүматларны белергә була: “Көл җыю дисеңме, ба­суларга кош тизәге чыгару, бозауларга күмер җыю – бер эштән дә читтә калмадык. Ел дәвамында башкарыл­ган эшләрне отчет итеп аль­бомга терки идек. Бу альбом мәктәптән-мәктәпкә күчеп, һәр пионер оешмасының эшләре язылып барырга тиеш иде. Безнең мәктәпнең отчеты тәмамлангач, аль­бомны Олы Чакмак авылы­на бертөркем пионерларның ун чакрым араны җәяүләп үтеп, илтеп тапшырганыбыз истә”.

60нчы елларда хәрби- патриотик хәрәкәт киң ко­лач җәя. “Аҗаган”, “Орле­нок” уеннарында Мөслим урта мәктәбе пионерла­ры күп еллар алдынгылык­ны бирми. “Пионерга кабул итү тантанасы бик истә кал­ды. Галстукны өч көн алдан үтүкләп, иң матур урынга элеп куеп, түземсезлек белән көтеп алдым. Барлык өченче классларны 19 май көннне Җиңү паркында пионер­га кабул иттеләр. Кояшлы, матур, җылы көн иде. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Бер тавыштан пионер антын әйттереп, безгә мәктәпнең иң алдынгы егет-кызлары галстук бәйләделәр”, – дип искә ала озак еллар Мөслим мәгариф бүлеге мөдире бу­лып эшләгән Гөлшат Заки­рова.

Шушы елларда ук райо­ныбызда пионер лагерьла­ры оеша. Мәктәбебездә озак еллар тарих укыткан Әлфия Измайлова истәлекләре белән бүлешә: “Беренче тап­кыр мин Катмыш пионер ла­геренда ял иттем. Ул мәктәп бинасында урнашкан иде. Иске Авыл яклап тау ара­сында урнашкан палаткалы лагерьда ял иткәнем истә калган. 20ләп зур палатка ике рәт итеп урнаштырыл­ган, һәр палаткада унышар кеше яшәдек. Ык елгасында су кердек, кичләрен зур пи­онер учагы янында җырлап утыра идек. Иң яраткан җырыбыз “Эх Мөслим, инде нишлим” иде. Ул вакытта бу җыр яңа иде әле. Аны безгә шушы җырның авторы Марс Шабаев, дуслары белән Ык буйлап салда йөзеп барыш­лый, туктап, өйрәтеп киткән иде”.

70 нче еллар – пионерларның иң ак­тив чоры. “Без көне- төне мәктәптә булдык. Бәйрәмнәргә газета чыга­рабыз, фермага шефлык итәбез. Тантаналы итеп 7 но­ябрьне, Ленин туган көнне, 1 майны, Җиңү көнен, Пи­онерия көнен үткәрәбез”, – дип искә ала Ләйсирә апа Нәҗмиева.

80нче елларда макулату­ра, металл җыю, тимурчы­лык, шефлык эшләре киң җәелде. Пионер чорының иң күңелле мизгелләре белән инглиз теле укытучы­сы Чулпан Сабитова бүлешә: “Мин мәктәптә укыганда иң актив укучыларның бер­се идем. Шунлыктан мине Муса Җәлил исемендәге дружина советы рәисе итеп билгеләделәр. Барлык эшләрдә дә актив булга­ным өчен IX Бөтенсоюз пи­онер слетына делегат итеп сайладылар. Татарстан де­легациясе белән “Артек”та булып кайттым. Пионер бу­лып йөргән вакытым – тор­мышымда иң күңелле, кызы­клы, мавыктыргыч чор. Чын пионер булдым, дип горур­ланып әйтә алам”.

“Бу елларда Кара диңгез буенда урнашкан “Артек”, “Орленок” лагерьларында районыбыздан бик күп ал­дынгы пионерлар ял итте. Лагерьларда дөрес итеп ба­рабан сугарга өйрәттеләр. Шулай итеп, районда 20 пи­онердан торган барабанчы­лар отряды оешты. Бу отряд 1 май, Җиңү бәйрәмнәрен, алдынгылар слетын ачып җибәрә иде”, – дип искә ала Ләйсән Шадрина. Чын­нан да, үз югарылыгына ку­елган, максатчан пионер эше горурланырлык. Безне һәрвакыт намус, тугрылык, гаделлек, тырышлык, патри­отик хис төшенчәләре оза­та килде.

Хәзерге вакытта бала­лар иҗтимагый оешмасы “Татарстан варислар бер­леге” дип атала. Көзгә ва­рислар берлеге оешуга 34 ел була. Бу чор мәктәп та­рихында аерым бер урын алып тора. Без – пионер эшен дәвам итүчеләр. Элек пионерлар нинди эшләр башкарса, без дә шулар­ны эшлибез: макулатура җыябыз, төрле акцияләрдә катнашабыз, өлкәннәргә, кечкенәләргә булышабыз. Һәр сыйныфның шефлыкка бара торган ветераны бар. Ел саен хәйрия ярминкәләре оештырабыз, картлар йор­тына концертлар белән ба­рабыз. Тагын бер күркәм традиция дәвам итә: бара­банчылар отряды оешты. Районкүләм, мәктәпкүләм чаралар аларның чыгышы белән ачыла.

19 май – пионериянең ту­ган көне. Без аның 100 ел­лыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу әти-әниләребез, әби- бабайларыбыз, үткән буынның – барыбызның да бәйрәме. Без, варислар бер­леге, пионерлар эшен дәвам итүебез белән горурланабыз. Алда да сынатмабыз. Туган җиребезгә, Ватаныбызга, халкыбызга, телебезгә ту­грылыклы булырбыз.

Гөлшан Мәүлиева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев