Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Коррупциядән саклан

9 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупция ул – дәүләт хезмәткәрләренең, вазыйфадагы затларның, гомумән, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең үз вәкаләтләреннән файдалануы.

Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган очрашуда коррупциянең икътисадның, иҗтимагый әхлакның, хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышына тискәре йогынты ясаучы социаль күренеш булуы тагын бер мәртәбә ассызыклады. “Хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, башкаларның мәнфәгатьләренә каршы килеп, акчалата яки мөлкәт, милек характерындагы хезмәтләр алу – законга сыймый торган гамәлләр”, – диде район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов.
– Соңгы елларда коррупция мәсьәләсе иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә чагылыш таба. Бу халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә дә күзгә ташлана. Шөкер, шәхсән минем җирлегебездә бу төр проблема белән күзгә-күз очрашканым юк. Ләкин коррупция, борынгы заманда ук туган социаль күренеш буларак, яшәвен дәвам итә. Коррупциянең тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән бит, – диде район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Коррупцияне кисәтү максатында комплекслы чаралар куллану таләп ителә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 44 илкүләм проект һәм республика программалары гамәлгә ашырылуын һәм аларны финанслауга республика бюджетыннан 46 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүен җиткергән иде. Республикада бюджет акчаларын үзләштерү, финанс дисциплинасын үтәү дәүләт контроле чаралары белән бергә алып барыла. 2022нче елның тугыз аенда контроль-күзәтчелек органнары илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда 590 хокук бозу очрагын ачыклаган, китерелгән зыян күләме 41 млн сум тәшкил иткән.
– Республикада коррупция юнәлешендәге хокук бозулар һәм җинаятьләр саны югары булып кала. 2022нче елның тугыз аенда хокук саклау органнары тарафыннан 1047 шундый җинаять ачыкланган. Узган ел 1211 җинаять булган. Шуларның яртысыннан артыгы –ришвәтчелек (545 факт) һәм ришвәт алу (185) очрагы. Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 55 млн сум тәшкил иткән. Хокук саклау органнарыннан тыш республиканың коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме комиссияләре эше барышында да коррупция фактлары ачыкланган, – диде Наил Бәдретдинов.
Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыручы затлар тикшерүче органнарның таләпләре нигезендә 15 эш көне эчендә акчаны алуның законлылыгын раслаучы белешмә бирергә тиешләр. Очрашуда һәр нәрсәнең чыганагы ?? булырга тиешлеге дә әйтелде.
Үзебезгә йөкләнгән вазыйфаларны башкарганда коррупцион шартлар тудырудан саклансак иде! Коррупция – утлы күмер ул. Кулны гына түгел, киләчәкне дә яндыра. 

Лилия Шәймиева

Лилия ШӘймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев