Канун һәм хокук сагында
12 гыйнвар – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Россия прокуратурасы тарихы 1722 елга барып тоташа
Шушы елның 12 гыйнварында Петр I указы белән сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинский билгеләнә. Прокуратура император исеменнән учреждениеләрнең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә күзәтчелек итү, җирле кануннарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла.
300 елдан артык вакыт узса да прокуратура хезмәткәрләренең бурыч-максатлары үзгәрмәде. Алар бүген дә Россия Федерациясендә гамәлдә булган законнарны үтәү, кеше хокукларын саклау, аларның иминлеген тәэмин итү максатында хезмәт куя.
Мөслим районы прокуратурасына үз эшләренә җаваплы караучы, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр тупланган. Прокурор урынбасары Линар Әскаров, прокурор ярдәмчесе Ильвир Бахтиев законнарның үтәлешенә күзәтчелек итә.
– Прокуратура органнарына үз хокукларын яклауны сорап физик затлар да, юридик затлар да мөрәҗәгать итә. Прокуратурада хезмәт куючылар намуслы һәм гадел булырга, канун таләпләре нигезендә эшләргә бурычлы, – ди район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев