Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Юл хаталарны кичерми

Ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көнне Мөслим авылының Пушкин һәм Тукай урамнары киселешендә Мөслим лицее укучылары плакатлар белән чыгып, шоферларга юл кагыйдәләре турында белешмә тараттылар, җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр.

Юл-транспорт җәрәхәтләре – олыларны да, балаларны да үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе. Бу хакта җәяүле дә, руль артындагы шофер да онытмаска тиеш.

– Тизлек иртәме-соңмы һәлакәткә китерә, дип юкка гына әйтмиләр. Аварияләрнең күбесе тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыга. Бигрәк тә кичке якта урамга, юлга чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Быелгы җәйдә тагын бер фаҗига өстәде. 20 август көнне Актаныш – Мөслим трассасының 63нче чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ-2106” шоферы, дөрес тизлек сайламау сәбәпле, юл читенә төшеп тәгәрәде. Кызганыч, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче руль артындагы 1953 елгы ир-ат тән җәрәхәтләреннән вафат булды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев