Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Йөрәкләрдә – Тукай эзләре (+фоторепортаж)

26 апрельдә – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көне билгеләп үтелә.

Быел әлеге бәйрәм Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узды. “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” исемле чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты.
Җирлегебездә яшәп иҗат итүче халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзәрия Шакирова кунакларны бәйрәм белән котлады. Күбәк урта мәктәбе укучылары “Шүрәле” әкиятеннән өзек, Михайловка урта мәктәбе “Су анасы” әкиятеннән заманчалаштырылган күренеш, Әмәкәй мәктәбе “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән өзек сәхнәләштереп, Габдулла Тукайның әсәрләрен искә төшерде, шагыйрь иҗатына мәхәббәт уятты. Шагыйрьнең “Шаян песи”, “Кошларга”, “Халыклар бердәмлеге”, “Өзелгән өмет”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Күңелле сәхифәләр” шигырьләре дә яңгырады. Балалар татар, мари һәм рус телләрендә үзләре язган шигырьләрне укыды. Бәйрәм татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Тукайның үлемсез әсәрләре гасырлардан гасырларга күчә. Бөек шагыйрьнең “Үз-үземә” дип аталган шигырендә мондый юллар бар:
Күңел берлән сөям бәхтен татарның.
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Әлеге юлларда шагыйрьнең милләтне, телне үстерү теләге чагыла. Туган телебезне хөрмәт итик һәм саклыйк! Тел яшәсә, ил яшәр, ди халык.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев