Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Ил чикләре тыныч булсын!

Элек егетләр Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итәргә кызыга иде. Әлеге гаскәрләргә егетләрне сайлап кына алдылар. Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән егетнең үз-үзен тотышы ук икенче төрле иде сыман

Ни кызганыч, 2003 елда РФ Президенты Указы нигезендә, Чик буе гаскәрләре кыскартылып, аларның вәкаләтләре федераль иминлек хезмәтенә тапшырыла. Бүген Чик сакчылары гаскәрләрен торгызу хакында тәкъдимнәр өйрәнелә.

Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән мөслимлеләр байтак. Мөслимдә яшәүче Тәлгать Галиев – “яшел берет”ларның берсе. 

– 1979нчы елның 27 октябрендә хәрби хезмәткә чакыру алдым һәм 29 октябрь көнне юлга кузгалдык. Аңа кадәр Мөслим хәрби комиссариатына Чик буе гаскәрләрендәге хәрби частьлардан килгән вәкилләр, әти-әниләрне чакырып, сөйләшүләр үткәрде. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәчәгемне дә шунда белдем. Безнең дә тәртибебез, характерларыбыз белән кызыксындылар, спорт буенча әзерлек, ныклыгыбыз да игътибарга алынды. Мине Балтыйк диңгезе яр буе гаскәрләренә җибәрделәр. Латвиянең көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт әһәмиятендәге Лиепая шәһәрендә контроль-пропуск пунктында хезмәт иттем. Төп эшебез – төрле йөк судноларын чик буеннан кертү һәм чыгару иде. Безнең чик буе судно трапыннан башлана иде: ул – 12 миль. Чит ил судносы кергәндә, аны причалга ябалар һәм без аны тикшерәбез. Хезмәт иткәндә, өч тапкыр чикләрне бозу ачыкланды. Кагыйдәләрне бозучылар, контрабанда, наркотиклар алып керергә теләүчеләр дә булды, – ди Тәлгать абый.

Частьта егетләрне өч ай дәвамында Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү серләренә өйрәтәләр. 

– Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр яхшы белә: бар күнекмәләрне дә яхшы белергә кирәк. Иң элек бик яхшы спорт әзерлеге таләп ителә. Шулай булмаса, өйрәнү вакытындагы сынауларны да үтә алмаячаксың. 10 килодан артык авырлыктагы хәрби кирәк-ярак күтәреп, 5 километр ераклыкка йөгерү (тигез җирдән түгел, диңгез буендагы комнан йөгерү!) өчен бик яхшы әзерлек кирәк. Әзерлек чорында корал белән эш итәргә дә, этләр белән эшләргә дә өйрәттеләр. Политзанятиеләр вакытында чит ил кешеләре белән аралашырга да өйрәндек, чөнки бәләкәй генә хата да зур җәнҗалга әверелергә мөмкин. Постта торганда бик игътибарлы, төгәл булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, – ди Тәлгать Галиев.

Чик буе гаскәрләренең бетерелүенә дә борчылуын белдерде ул. 

– Без хезмәт иткәндә диңгез буенда 17 застава бар иде. Аларның һәркайсында 40 кеше дип исәпләсәң дә, һөҗүм булган очракта алар, берләшеп, каршы тора алалар. Чик буе гаскәрләре хәрби техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән, хезмәт итүчеләр тиешле әзерлек узган ныклы егетләр иде. Чик буенда көтелмәгән хәлләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, – ди Тәлгать абый. 

Армия дуслыгы – гомерлек, диләр хәрби хезмәттә булган егетләр. Ике ел да ике ай чик сакчысы булып хезмәт иткән Тәлгать Галиев та шулай ди.

– Бергә хезмәт иткән егетләрнең күбесе белән элемтәбез бар. Бүгенге көндә Лиепаяда яшәүче хезмәттәшем Володя Фролов белән сөйләшеп торабыз. Башкалар белән дә аралашабыз. Хәрби хезмәттәге дуслык бөтенләй икенче төрле, чөнки утка да, суга да бергә керәсең, авырлыкларны бергә җиңәсең. Янәшәдә киңәш бирергә, фикерен әйтергә әти-әниең дә, туганнар да юк, шуңа хәрби хезмәттәге дуслык кадерледер, мөгаен. Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итүем белән бик горурланам! Ул миңа гомерем буена җитәрлек тормыш мәктәбе булды. Илебез чикләре тыныч һәм имин булсын иде, – ди күңел көрлеген, рух ныклыгын һәм матурлыгын югалтмаган Тәлгать Галиев. 

фото –Т. Галиевның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев