Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

И туган тел!..

26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә.

1992нче елның 26 апреленнән башлап, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Г.Тукайның туган көне – татар халкы өчен өчен символик бәйрәм. Ул – милли тойгылар, бергәлек хисе тагын да калкурак күренә торган, тарихыбызга, телебезгә, мәдәниятебезгә тагын да игътибарлырак булырга чакыра, гамьсезләрне уйландыра торган үзенчәлекле дата. Күпмилләтле Татарстанда исә бу көн төрле халыкларның туган телләре бәйрәме буларак кабул ителә.

Кабатланмас, үзенчәлекле мәдәни байлык гасырлар дәвамында төсен җуймасын, югалмасын өчен, әлбәттә, бу мирасны сак-

ларга гына түгел, кадерен белеп, алга таба үстерергә дә кирәк. Зур тизлек белән баручы глобальләшү процессы бу өлкәгә дә кагылмый калмый. Чикләрне белмәгән мәгълүмат алмашу тизлеге көнләп түгел, сәгатьләп арткан заман шартларында милли хиссиятнең бөтенлеген саклап, киләчәк буыннарга бөтен матурлыгы белән ничек алып барып җиткерергә – бүген актуаль булган сорау.

ТР халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов билгеләп үткәнчә, районыбызда ике дистәдән артык милләт вәкиле яши. Күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә, сан буенча икенче урында – руслар, аннан – марилар. Чуваш, удмурт, мордва, украин, башкорт, әрмән, таҗик, үзбәкләр һ.б. барлык халыкларның 2 проценттан артыгын тәшкил итә. Аз санлы милләт вәкилләре, иҗтимагый-мәдәни берләшмәләргә оешып, үзләренең мирасын саклауда, телен, мәдәниятен үстерүдә күләмле эшләр башкаралар. Алар барысы да безнең күз алдыбызда.

Фото: район мәгариф идарәсеннән

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев