Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Һәркем хаталар ясарга хокуклы…

РФ Юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре 12 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Уйламыйча кылган гамәл законга буйсынучы гражданинны җинаятьчегә әйләндерергә мөмкин. 
Россия Федерациясенең суд системасы җәза билгеләгәндә кылган җинаятьләрнең авырлыгын исәпкә алып, еш кына иректән мәхрүм итмичә генә җәза төрләрен билгели. Мондый җәза төрләренә төзәтү хезмәте, мәҗбүри хезмәт, шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү, җәзаны кичектерү, кайбер гамәлләрне тыю, аерым вазифага билгеләнү һәм аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү керә. Шул ук вакытта дәүләт хөкем ителгәннәргә төзәлүләрен исбатларга мөмкинлек бирә. Шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү мөмкинлеге дә бар. Боларның барысы белән дә җәзаларны үтәтү инспекциясе шөгыльләнә. 
Инспекция эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү. Ул кисәтү чаралары белән дә, хөкем ителүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү юлы белән дә хәл ителә. Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә ведомствоара рейдларга чыга.
– Районыбызда хокук бозучылар шактый. Шунысы сөендерә: исәптә торучылар арасында яшүсмерләр юк. Безнең контроль астында булучылар һәрдаим теркәлергә тиеш. Теркәлүне вакытында үтмәүчеләрнең эшен судка җибәрәбез. Бу очракта аларга катырак җәза бирелергә мөмкин. Иректән мәхрүм ителү очраклары да бар, – ди җинаятьләрне үтәтү инспекциясенең Зәй муниципальара филиалы җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Әбүзәр Шакиров.
Инспекция җәза үтәү урынын авыл советы белән берлектә билгели. Гадәттә, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр мәҗбүри рәвештә җәмәгать эше белән шөгыльләнә: үлән чаба, кар көри, зиратларда җыештыру эшләрен башкара.
Дәүләт хөкем ителүчеләргә иректә калган хәлдә төзәлүләрен исбатлау, хәтта җинаять җаваплылыгыннан вакытыннан алда котылу мөмкинлеген бирә. Тик хөкем ителүчеләрнең барысы мөмкинлектән файдаланмый. Шуны истә тотып, җәзаларны үтәтү инспекциясе хөкем ителүчеләр өчен төрле профилактик чаралар оештыра. 
– Без хөкем ителүчеләр белән тәрбия эше алып барабыз, һәркем белән шәхси аралашабыз. Әңгәмәләр үткәрүдән тыш, хөкем ителүчеләр белән музейга, мәчетләргә барабыз. Аларны рухи яктан баету безнең өчен бик мөһим, – ди эчке хезмәт майоры Ләйсән Мартемьянова.
Иң куркынычы – спиртлы эчемлекләр куллану. Җинаять юлына басучыларның күпчелеге спиртлы эчемлекләр куллану аркасында кыек юлдан китә. 
– Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре җәза үтәлүне тикшерүчеләр генә, ә тыңлаучы, киңәшче, ярдәм итүче булырга тиеш. Безнең төп максатыбыз – исәптә торучы гражданнарга дөрес юлга басарга булышу. Хөкем ителүчеләрнең күбесе бер генә тапкыр учетта була. Анысы да – уйламыйча, ялгышу сәбәпле. Хаталардан беребез дә хали түгел, – ди эчке хезмәт капитаны Румил Солтанов.
Закон бозу эзсез калмый. Һәр хата өчен закон алдында җавап тотарга туры килә. Җәзаларны үтәтү инспекторлары исәптә торучы гражданнарга дөрес юлга басарга, тормыш ориентирын табарга ярдәм итәләр. Хөкем итүчеләр кылган гамәлләре турында уйланырлар, тормышка карашларын үзгәртерләр һәм, ахыр чиктә, янәдән тәртип бозмаслар, дип ышанасы килә.

Рәмилә Сәләмова

Фото -https://ru.freepik.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев