Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Гаилә көне уңаеннан очрашу

Гаилә көне уңаеннан балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән очраштылар.

- Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән очраштылар. Алар Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – бөтен башлангычларның башы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында сүз гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче гаилә  традицияләрен саклау турында барды. Чарада катнашучылар гаилә турында мәкальләр һәм җырларны искә төшерделәр, үз гаиләләрендә саклана торган традицияләр хакында сөйләделәр.

Балалар бәйгеләрдә  һәм викториналарда рәхәтләнеп катнаштылар. Чара презентация, җырлар һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Очрашуны оештыручылар «Зур гаилә бәхетенең кечкенә рецептлары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр, – дип хәбәр итәләр балалар китапханәсеннән.

Фото – балалар үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев