Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Дәүләт флагы көнен бәйрәм иттек

22 августта Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан районыбызда истәлекле чара үтте

Россия флагы көне – үзен ватанпәрвәр дип санаган һәркем өчен зур бәйрәм. Бәйрәмдә 14 яше тулган алты райондашыбызга шәхесне раслаучы документ – Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.

– Җирлегебездә Россия Федерациясенең дәүләт флагы көнендә гадәттә велойөреш үткәрә идек. Быел йөгерергә булдык. Катнашучыларның ел саен арта баруы сөендерә. Димәк, халык битараф түгел. Ватаныбыз белән горурланучы ватанпәрвәрләр бәйрәме котлы булсын! Һәрбарчагызга сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим. Йөрәкләрдә Ватаныбыз белән горурлык хисләре яшәсен! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Йөгерешчеләр “Мөслим йөрәге” скверыннан кузгалып, Пушкин, Тукай, Вахитов, Банк урамнарыннан үтте.

– Бу көн минем өчен үзенчәлекле, бәйрәмгә тиң. Дәүләт флагы көне Ватаныбыз тарихындагы вакыйгалар белән бәйле. Әләм – Россиянең төп дәүләт атрибутларының берсе. Россия әләмен бөтен дөньяда таныйлар, беләләр. Төрле буын һәм милләт вәкилләрен, төрле диндәге кешеләрне Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык хисе берләштерә, – ди Гөлнара Хафизова.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев