Бүген Хәрби-диңгез флоты көне
Шул уңайдан мемориаль комплекста истәлекле чара оештырылды
Мемориаль комплекста Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан истәлекле чара оештырылды. Сигезенче мәртәбә зурлап үткәрелүче бәйрәмне район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов ачып, хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәргә җылы теләкләрен җиткерде.
-Ел да июль аеның соңгы якшәмбесендә хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә.
Хәрби бурычын диңгез флотында үткәргән ир-егетләрне чын күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хөрмәтле матрослар, старшиналар, офицерлар, флот ветераннары! Сезне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр бәйрәме, - диде үз чыгышында Ирек Салихҗанов.
Бер төркем райондашларыбызга бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатлары, диңгез пехотасында хәрби хезмәтләрен үткән егетләргә "Хәрби-диңгез флотына - 320 ел" медальләре тапшырылды.
Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары бизәде.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев