Безнең көч-бердәмлектә!
4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез
4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм алдыннан Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең бию сәнгате бүлеге укучылары өчен Ольга Нуруллина "Безнең көч - бердәмлектә!" исемле сыйныф сәгате үткәргән.
"Укытучылары балаларны Халыклар бердәмлеге көне, аның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Укучылар җаваплары Россия символы булган табышмакларны чиштеләр, тема буенча фикер алыштылар. Россия тарихы безне аерым-аерым эш йөртмәскә, бердәм булырга өйрәтә. 4 ноябрь - безнең көчебезнең бердәмлектә булуын искә төшерүче көн булырга тиеш", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев