Бердәмлек белән көчле без!
1990нчы елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә. Бу документ РСФСР Конституциясе һәм законнарының СССР закон актларыннан өстен булуын игълан итә. Дәүләт системасы властьны законнар чыгаручы, башкаручы һәм суд тармакларына бүлү принцибы буенча төзелә.
Башта бу дата Бәйсезлек көне дип атала, ләкин халык аны кабул итми. 1992 елда Россия Югары Советы 12 июньне бөтен ил территориясендә бәйрәм һәм ял көне дип игълан итә. Ике елдан соң Декларация кабул ителгән көн Президент Указы нигезендә дәүләт бәйрәме дип игълан ителә. 1998 елда аның исемен “Россия көне” дип үзгәртәләр. Яңа атама рәсми рәвештә дүрт елдан соң гына раслана. Шулай итеп, Россия көне миллионлаган гражданнар тарафыннан билгеләп үтелүче илнең бәйсезлеге һәм бердәмлеге символына әверелә.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2012 елда халыкның яртысыннан артыгы әлеге датаны өстәмә ял көне буларак кабул иткән. Өч елдан соң аны әһәмиятле вакыйга буларак кабул итүчеләр саны шактый арта. Моны Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына керүе белән бәйлиләр.
Бүген хакимият бу көнне яңа эчтәлек белән баетырга омтыла, игътибарны илнең тарихи горурлыгына һәм бердәмлегенә юнәлтә. Бәйрәм милли бердәмлек һәм үсешкә омтылыш символына әверелде. Россия көне безнең илебез язмышына катнашуыбызны һәм аның үсешенә ярдәм итәргә тиеш булуыбызны искәртә, күптөрле милләтләрнең рухи-әхлакый бердәмлеген ассызыклый. Бу көнне илебезнең героик үткәнен искә алабыз. Болар барысы да милли үзаңны һәм дәүләт өчен горурлыкны ныгыта, теләсә нинди авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгарга сәләтле икәнебезне искә төшерә.
Россия көне – бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек символы. Бәйрәмнең тарихын белгәнгә, аның әһәмиятен дә яхшырак аңлыйбыз. Бу көнне һәркем тарихка шәхси катнашын тоя, илебезнең казанышларын искә төшерә. Россия көне берләшү һәм бөек илнең бер өлеше булуыбыз белән горурлану мөмкинлеген бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев