Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бер кабынган утлар сүнмәсен!

22 декабрьдә энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Аларның хезмәте километрлап яки тонналарда үлчәнми, тик бүген, ут бик аз гына вакытка сүнсә дә, бөтен тармакта да эш тукталырга мөмкин. Игелекле һәм бик җаваплы бу һөнәрне һәркем дә башкара алмый. Бу өлкәдә эшләү өчен белем дә, ныклы әзерлек тә кирәк. 

“Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Әлмәт филиалы Мөслим районы электр челтәрләрендә белемле, тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Озак еллар район электр челтәрләре белән Кәрим Сәлимгәрәев җитәкчелек итә. Райондашларыбыз арасында абруй казанган, төгәл, үз эшен бик яхшы белүче җитәкче ул.

– Бүгенге көндә Мөслим районы электр челтәрләрендә 46 кеше хезмәт куя. Биш төркем һәм участок: оператив төркем, хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру, җитештерү-техник төркемнәре, Мөслим һәм Үрәзмәт участоклары эшли, – ди Кәрим Сәлимгәрәев. – Биредә шулай ук Мөслим подстанцияләре төркеме, диспетчерлык технология идарәсе чараларын җыю һәм тапшыру системалары, технологик тоташтыруларны озату төркемнәре, КТС һәм “Энергощит” сак хезмәтләре  бар. Оператив-күчмә бригада электр челтәрләре һәм подстанцияләре белән әйдәп баручы инженер, оператив төркем җитәкчесе Рафаэль Галиев җитәкчелек итә.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев