Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бәйрәм белән!

13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә котлауларын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “ Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялгы чыккан ветераннар! Сезне район башлыгы, район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихластан котлыйм. Һава шартлары быел да игенчеләр алдына зур сынаулар куйды. Шулай булса да, үстерелгән бөртекләрне югалтуларга юл куймыйча җыеп ала алдык. Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында да, терлекчелек һәм кошчылык тармагында да уңышларыбыз бар. Сезгә аяз көннәр, сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәм белән!”

 

Фото – Мөслм-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев