Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Авыр, әмма кирәкле хезмәт

Ветеринария хезмәткәрләренең төп бурычы – хайваннарның сәламәтлеген саклау аша кеше сәламәтлеген кайгырту

Бүгенге вәзгыятьтә ветеринария берләшмәләренең хезмәте аеруча җаваплы һәм күпкырлы.

– Безнең төп бурычыбыз – терлекләрдә, кошларда, балыкларда, бал кортларында авыруларны кисәтү һәм дәвалау. Ветеринарлар терлекчелек продуктларының ветеринария, санитария ягыннан иминлеген тәэмин итә. Кешеләр һәм хайваннар өчен уртак авырулар бар, шул максаттан халык сәламәтлеген дә кайгыртабыз, – ди “Мөслим дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесесе Ришат Шәяхмәтов.

Мөслим дәүләт ветеринария берләшмәсендә 19 кеше хезмәт куя. Баш ветеринария табибы Ришат Шәяхмәтов җитәкчелегендә унбер ветеринар-табиб, өч санитар, бер фельдшер эшли. Хезмәткәрләр санаулы булса да, башкарган эшләре күпкырлы. Ветеринария берләшмәсендә хайваннарда авыруларны кисәтү өчен лаборатор-диагностика хезмәте башкарыла. Хайваннарга терапия, хирургия, акушер-гинекология ярдәме күрсәтелә, хайваннарга һәм кошларга иммунизация, дегельминтизация һәм дезинфекция чаралары үткәрелә. Терлек продуктлары чималына, ветеринар яктан куркыныч янаучы азык-төлек продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы ясала. Хайваннарда авыруларны диагностикалау, дәвалау, кисәтү һәм саклау буенча консультацияләр үткәрәләр. Терлекчелек продукциясен эшкәртү, әзерләү, саклау һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләргә, крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтелә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 28 август санында укыгыз. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев