Ана йөрәге таш түгел...
Мөслимдә яшәүче Миләүшә белән Ренат Зәйнетдиновлар өч балага гомер биргән
Карынында бала яралып, әни булу – хатын-кыз тормышын аның җир йөзендәге төп миссиясенә таба борып алып кереп китә торган, яшәешен яңа мәгънә белән тутырган, әйтеп бетергесез зур җаваплылык өстәгән искиткеч гүзәл бер мизгелдер. Алга таба бу мизгел гүзәл бер халәткә, алай гына да түгел, тормыш рәвешенә әверелә. Әни халәтендә гомер буе яшисең. Язмыш сынауларның ниндиен генә бирсә дә, үз җилкәңдә күтәрәсе...
Миләүшә – Шуганка авылы кызы. Баш бала булып үскән ул. Әнкәсенә ике энесен үстерергә булышкан.
– Әни кече энемне алып кайтканда, миңа 14 яшь иде. Кече энем Флорит үземнең кулда үсте диярлек, – ди Миләүшә.
Ренат белән Миләүшә гаиләсендә – өч малай. Һәрберсенең үз холык-фигыле.
– Малайлар гына булгач, авыр түгелме? – дип сорыйм.
Миләүшә, елмаеп:
– Өлкән малайларның аралары 5 яшь. Икенчесе бик шук, шаян, ә олысы, киресенчә, үзен бик җитди тота торган егет булып үсте. Энесен тыңлатыр өчен бер генә әйтә иде. Беркайчан конфликтка кермәделәр, сугышмадылар. Кечкенәдән мин аларны һәр җан иясенә мәрхәмәтле булырга өйрәттем. Җирдә йөргән бөҗәккә дә тияргә ярамаганны аңлап үстеләр улларым. Эт-мәче җәберләп үскән бала кеше җәберләргә дә сәләтле була дип уйлыйм мин. Кешелекле булу – һәр кешегә, бигрәк тә егет кешегә иң кирәкле сыйфат.
Фото Миләүшә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 22 ноябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев