Әләмдә батырлык рухы
Россия Федерациясенең дәүләт әләме көне уңаеннан “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында йөгереш узды. “Яшьлек” стадионында үткән чарада оешма-предприятие коллективлары катнашты
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде.
– 22 август – Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне. Ул Россия президентының 1994нче елның 20 августында кабул ителгән “Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында”гы указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991нче елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Өч төсле әләм – Россия Федерациясенең иң мөһим милли символларының берсе. Ул Россиянең бөеклеген гәүдәләндерә, халкыбызны хезмәт батырлыкларына рухландыра, якты киләчәккә ышанычны ныгыта! Илләр – тыныч, күкләр аяз булсын! – диде Азат Әхмәтҗанов.
14 яше тулган егет-кызларга бу көнне тантаналы төстә шәхесне раслаучы төп документ – Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.
– Бүген 12 укучы беренче паспортларын алды. Бу вакыйга, балаларның ата-аналары һәм якыннары катнашында, тантаналы шартларда узуы белән дулкынландыргыч. Россия гражданины булу – зур мәртәбә. Паспорт алу – һәр яшүсмер тормышында зур вакыйга. Киләчәгебез – яшьләр кулында. Тормышыгыз матур мизгелләргә бай булсын, укуыгызда уңышлар телим! – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча миграция пункты җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова, матур теләкләрен җиткереп.
“Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруда актив катнашкан райондашларыбызга Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тәбрикләүләрдән соң йөгерешкә старт бирелде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 29 август саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев