Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Әләм – Ватанның мөһим символы

22 августта Россия флагы көне билгеләп үтелде.

Россия флагы көнен мөслимлеләр зурлап үткәрде. Чара “Мөслим йөрәге” скверында узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Россия флагы көненә багышланган чараларның әһәмияте турында сөйләде.

– Герб, флаг һәм гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Россия флагы ватандашларыбызда горурлык хисләре уята. Ватанпәрвәрлек, туган илгә тугрылык безне бердәм итә. Алга таба да илебез көчле дәүләт булып калсын! – диде ул.
“Алдынгылар хәрәкәте” активистлары флешмоб оештырды.

– Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Балалар бакчасындагы нәниләргә кадәр Россия флагындагы өч төснең нәрсә аңлатуыннан хәбәрдар. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт төсе, – ди Миләүшә Солтанова.

Тантаналы чарада 14 яше тулган райондашларыбызга РФ гражданины паспортлары тапшырылды. “Алдынгылар хәрәкәте”нең райондагы җитәкчесе Алсу Бубекова егет-кызларга паспорт тышлыклары һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нең күкрәк билгеләрен бүләк итте.

– Без, Советлар союзы флагы астында үскән балалар, әләмнең нинди көчкә ия булуын белеп яшәдек. 1991нче елның 22 августында Мәскәүдә беренче тапкыр рәсми төстә өч төстәге Россия флагы күтәрелде. Флаг, ике башлы бөркет рәвешендәге герб белән беррәттән, илнең рәсми символы булып тора, – диде Рөстәм Шәрипов.

Россия флагы – илебезнең бөек символы һәм безнең горурлыгыбыз. Әләм буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын гәүдәләндерә. Ватаныбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге миллионлаган россияленең язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Лилия Шәймиева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев