Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Абруйлы һөнәр иясе

Илмир Әхмәдиев 29 елга якын район ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшли

Бүген дә аны телефон шалтыравы уятты. “Төнлә борчыганга ачуланма инде. Октябрьдән мин, сыер бозаулый алмый интегә. Берни эшли алмыйбыз, килә алмассыңмы?” – дип, гозерен җиткерде шалтыратучы. Илмир килергә вәгъдә итеп, юлга җыена башлады. Бүген дә төн йокысыз узачак!

Өч дистә елга якын ветеринария табибы булып эшләү дәверендә мондый йокысыз төннәре күп була Илмир Әхмәдиевнең. Шулай да эшен ярата ул. Әтисе Клим абыйның юлын дәвам итә Илмир. Ул да сайлаган һөнәренә гомере буе тугрылыклы булды.

– Шуганка авылында туып-үстем мин. Мәктәпне тәмамлагач, Казан ветеринария академиясенә укырга кердем. Башка һөнәр сайлау уемда да булмады, чөнки бу һөнәр миңа балачактан таныш. Әтием гомере буе ветеринар булып эшләде. Бу һөнәрнең никадәр җаваплы һәм авыр булуын кечкенәдән аңлап үстем. Академиядә бер укытучыбыз: “Медицина табибы кешеләрне дәваласа, ветеринария табибы кешелек дөньясын дәвалый! Шуны исегездән чыгармагыз һәм һөнәрегез белән горурланыгыз!” – дигән иде. Без дә табиблар кебек үк сәламәтлек сагында торабыз, – ди Илмир, һөнәре белән горурланып.

1997 елда ветеринария табибы белгечлеген үзләштерүе турында диплом алган Илмир Әхмәдиев туган ягы Мөслимгә кайта. Аны район ветеринария берләшмәсендә шатланып 

каршы алалар. Ватан алдындагы бурычын да үтәргә өлгерә яшь белгеч. Берләшмәдә берничә ел хезмәт куйгач, И. Әхмәдиевне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел хезмәте бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Биредә дә сынатмый ул. Колхоз-совхозларда нәсел эше буенча мәсьәләләрне хәл итүдә, терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүдә тырыш хезмәт куя. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 апрель саныннан укыгыз.

Фото – И.Әхмәдиевнең шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев