Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Җәберләнгән язмыш

30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Интернет чыганакларыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1921 елда башланып, дистә еллар дәвам иткән репрессия вакытында СССРда 6 миллионнан артык кеше зыян күргән.

Тырышып эшләп тапкан бар мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган кешеләр арасында мөслимлеләр дә бар. 300дән артык райондашыбыз әлеге сәясәт нәтиҗәсендә зыян күргән, күпме кешенең гомеренә генә түгел, тулаем нәселенә балта чабылган. 

Метрәй авылыннан Миргалим Галимов та сәяси репрессия корбаны була. Музей архивындагы язмада аның турында болай дип язылган: “Галимов Миргалим Мехаматгалимович, 1902 г.р. Обвинение: кулак. Осуждение: 1932 год. Осудивший орган: местные органы исполнительной власти Муслюмовского района. Реабилитация: 23 апреля 1999г. Источники данных: БД “Жертвы политического террора в СССР”, МВД РТ.

Сүз мәгариф ветераны, Метрәй авылының аксакалы Мирзанур Галимовның әтисе турында бара.

– Алар гаиләдә дүрт бала үскән: Әхмәтгалим, Миргалим, Миргасим һәм Гайшә. Әниләре үлгәч, балалар әтиләре белән генә кала. Бераздан әтиләре дә вафат була. Әтиебез оста куллы кеше булган, йорт түбәсен дә калай белән япкан. Өй түбәсенең калайдан, әтиебезнең эшчән булуы күпләрнең ачуын китергән дә инде. Әни сөйләвенчә, беренче тапкыр опись ясаганда өй түбәсен, яңарак төзелгән өйне һәм бер келәтне сүтеп алып китәләр. Икенче кергәндә мунчаны, барлык сбруялары белән бер атны һәм бер сыерны алалар. Лапас бушап кала. Ә өченче кергәндә өйдәге барлык чүпрәк-чапракны җыеп алып киткәннәр. Миңа ул вакытта өч ай гына булган, астыма җәелгән бәләкәй киезгә кадәр алып киткәннәр. Әнием бу хакта еламыйча сөйли дә алмый иде, – ди Мирзанур абый, яшьләнгән күзләрен сөртеп.

Өченче тапкыр опись белән керер алдыннан кичен Гайшә һәм Миргалим Галимовлар яшәгән йортның тәрәзәсен кагалар. Ишек ачарга чыккан Гайшә апага бер хатын-кыз хәбәр җиткерә: “Гайшә, Миргалим белән Миргаләү бүген төнлә качмасалар, иртәгә иртән аларны кулга алачаклар”. Миргалим белән Миргаләү төне буе юлга әзерләнеп, таң алдыннан авылдан чыгып китәләр. Бу 1932 елның язы була.

– Әтиләр башта Бөгелмәгә баралар, аннан соң поездда Мәскәүгә юл тоталар, – ди Мирзанур абый. – Аларны эзләгәннәрдер инде. Әнигә дә бик авырга туры килә: төрлечә аяк чалулар, кыерсытулар башлана. Апаларыма да “кулак баласы” дигән кыерсытулы сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әнием авылдашы Бәдыйгөлҗамал белән, мине арбага салып, Мәлләтамак авылына эшкә китә. Анда ялланып эшли һәм шунда яши, аннан соң Үрнәк авылына эшкә бара. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото – Мирзанур Галимовның шәхси архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев