31 августта Германиядән Совет гаскәрләре төркеме хәрби көчләренең чыгырылуына 30 ел булды
Шул уңайдан Германиядә хәрби бурычларын үтәгән Мөслим егетләре истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы үтте
Германиядәге совет гаскәрләре төркеме Бөек Ватан сугышында Совет Армиясе фашист Германиясен җиңгәннән соң һәм Германиянең берсүзсез капитуляциясеннән соң төзелә.
Районның Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Германиядә хәрби бурычларын үтәгән райондашларыбыз, Сарман, Актаныш районнары, Әлмәт, Баулы, Яр Чаллы шәһәрләреннән кунаклар катнашты.
- ГДРга хезмәткә катгый сайлап алу узган иң яхшы солдатлар җибәрелә. Биредә хезмәт иткәннәрнең барысы да армия элитасы булып саналган. 50 елга якын алар тынычлыкны саклап калдылар һәм Ауропада бер генә хәрби конфликтка да юл куймадылар, Ватаныбызның иминлеген тәэмин иттеләр, - диде үз чыгышында район башлыгы.
Тантаналы чарада бертөркем райондашларыбызга Рәхмәт хатлары, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев