Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

2 август – Һава десанты гаскәрләре көне

Шул уңайдан мемориаль комплекста тантаналы чара узды

Үзләренең хәрби хезмәтен илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрик итте.


-Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын! - диде Ирек Фаязович.


Бәйрәм уңаеннан Германиядә хезмәт иткән десантчы Риназ Гәрәевка "Һава десанты гаскәрләренә - 95 ел" медале тапшырылды.


1233 һәм 328 нче полк командирларыннан Мөслимдәге десантчылар берләшмәсенә, МХО зонасындагы егетләргә ярдәм иткән өчен, Рәхмәт хатлары бирелде. Әлеге полкларда бүген Мөслим егетләре- десантчылар хезмәт итә. Мондый төр хатлар, истәлекле язулар һәм Мактау грамоталары Михайловка авылында  десантчы Алексей Чубаров йортында эшләнгән бүлмә-музейда саклана.


Чара район үзешчәннәренең дәртле җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында мемориалдагы һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.


Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев