12 май — Шәфкать туташлары бәйрәме. Мөслим районында тантаналы чара
Шул уңайдан кичә “Мизгел” яшьләр үзәгендә район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары күңелле бәйрәм үткәрделәр
12 май көнне Шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары күңелле бәйрәм үткәрделәр. Аларны бәйрәм белән тәбрикләргә район җитәкчелеге дә килде. Район башлыгы Альберт Хуҗин барлык шәфкать туташларына авыр да, зур көч сорый торган да хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Шулай бүгенге Халыкара Гаилә көне уңаеннан да тәбрикләү сүзләрен юллады.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов, Мөслим хастаханәсендә иң көчле һәм белемле шәфкать туташлары эшләвен билгеләп үтте. Барлык хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм имин эш көннәре теләде.
Баш табиб урынбасары Наилә Хөснетдинова да барлык табиблар исеменнән котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина хастаханәдә хезмәт куючы шәфкать туташларының һәрвакыт актив, үз хезмәтләрен төгәл һәм яратып башкаруларын билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасы бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Тырыш һәм тынгысыз хезмәтләре, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен бер төркем шәфкать туташларына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тармак билгесе, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, Мөслим муниципаль районының Мактау грамотасы һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев