Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

12 июль көнне Яңа Усы авылында керәшен халкының милли бәйрәме – Питрау узды

Питрау хәзер яңаусылыларны гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыючы күңелле дә, шатлыклы да бәйрәм

 

Бу көнне дә Питрау узучы мәйданга төрле күрше-тирә авыллардан кунаклар күп килгән иде.

Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сәфиуллин Яңа Усы авылына багышлап җыр да иҗат иткән. Бәйрәм тантанасы аның башкаруындагы “Мин яратам сине, Татарстан!” һәм Яңа Усы турындагы җырлары белән башланып китте.

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, мәйданга килгән кунакларны Питрау белән тәбрикләп, котлау сүзләрен җиткерде, юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларына, уллары һәм тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булучыларның гаиләләренә истәлек бүләкләре тапшырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин да бәйрәм тәбрикләүләрен җиткереп, Питрау бәйрәменең халык бәйрәменә әйләнүен билгеләп үтте.

Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр белән, матур җырлар белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев