12 апрель - Космонавтика көне
1961 елның 12 апреле – кешелек өчен йолдызларга юл ачкан тарихи дата. Бүген дә Татарстан предприятиеләре космик тармак үсешенә үз өлешен кертә, киләчәк ачышлар өчен заманча җиһазлар һәм технологияләр булдыра
12 апрель – фән-техника өлкәсендә яңа эра башланган көн. 1961 елда бу көнне илебезнең фидакарь улы Юрий Гагарин беренче мәртәбә галәмгә юл ачты: кешелек тарихында тәүге тапкыр космоска пилотлы очыш ясалды.
Дөньяны таң калдырган 108 минутлык бу гаҗәеп очышның һәр минуты артында күп гасырларларга сузылган хезмәт, эзләнүләр, ачышлар, көрәш һәм Ватанны чиксез ярату хисе ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев