1 декабрьдә ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Бу көн ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итү һәм СПИДтан үлгәннәрне искә алуга багышланган
Бу көнне күпләр түшләренә кызыл тасма тага. Бу - халыкара хәбәрдарлык, ярдәм һәм теләктәшлек символы.
Мөслим үзәк район хастаханәсе табиблары даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә: уку йортларында, оешмаларда лекцияләр укыйлар.
Мөслим үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәрләренең төп эш юнәлеше - гражданнарга ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү. Алар ел саен район чаралары вакытында, оешмаларда, Мөслим политехника техникумында ирекле һәм аноним рәвештә экспресс-тест үткәрәләр.
Татарстан Республикасында 15833 кеше ВИЧ-инфекция буенча исәптә тора. Беренче тапкыр ВИЧ авыруы ачыкланганнарның 75проценты - эшләүче гражданнар. Мөслим районында бу төр авыру белән 21 кеше исәптә тора. Аларның 19ы бушлай вируска каршы препаратлар ала, елына 2 мәртәбә аларның һәркайсы медицина тикшерүе уза.
Резеда Гыйльфанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев